Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Сәнгать мәктәбенә йөрүче укучылар «Йолдызлык фестиваленең район турында башкару осталыгы белән аерылып торды

Олы Кайбыч мәдәният йортында «Созвездие — Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең район туры узды. Яшь артистларыбызның, җитәкчеләренең һәм әти-әниләренең ел буена зарыгып, әзерләнеп көткән бу көне күңелле ыгы-зыгы белән үтте.

ТР Рәисе теләктәшлеге белән уздырылучы фестивальгә быел 25 ел тулды. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап үткәрелә. Фестивальнең район турында 150ләп бала катнашты. Жюри рәисе, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, барысын да сәламләп, фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләде. Балаларның башкару осталыгын гына түгел, чыгышларның үзенчәлекле булуын, эчтәлеге, костюмнар да исәпкә алынды. Алар «Хореография», «Вокал-соло», «Конферанс» номинацияләрендә сәләтен күрсәтте, һәр катнашучы икешәр номер әзерләп килгән иде. 

Бәйге бию коллективлары чыгышлары белән башлады. Олы Кайбычның «Чәкчәк», Ульянковоның «АйсДиМ», Олы Подберезьеның «Алтын җиделек», Иске Тәрбитнең «Алан», Борындыкның «Мирас», Хуҗа Хәсәннең «Инешкәй» коллективлары берсеннән-берсе матур композицияләр әзерләп килгән. Олы Подберезье мәктәбе укучылары иң активлары иде. Катнашучылар саны буенча аларга җитүчеләр булмагандыр, мөгаен. 

«Вокал-соло» номинациясендә чыгыш ясаучылар да ел саен осталыкларын арттыра. Федоровскоедан Ралинә Шәмсиева, Мәлкидән Кристина Бичарина, Олы Подберезедан Камилла Таланова, Олы Тәрбиттән Рузинә Гыйбадиева, Колаңгыдан Маргарита Козина, Бәрлебашыннан Гөлфинә Өметбаеваның фестивальдә катнашу тәҗрибәсе бар инде. Сәнгать мәктәбендә белем алучылар — Олы Кайбычтан апалы-сеңелле Наилә һәм Нәргизә Хәялиева, Наилә Батанова, Кошманнан Сәмир Гыйсмәтуллин, Язилә Нәҗметдинова, Багайдан Вероника Любавина — кечкенәдән "Йолдызлык«та катнашып үскән балалар. Быел да, тәҗрибәле педагог, үз эшенә чын күңелдән бирелгән укытучылары Розалья Тлепова җитәкчелегендә шөгыльләнеп, ныклы әзерлек белән килгәннәр. 

— Бүген бирегә оныкларым Наилә белән Нәргизәнең чыгышларын карарга, аларга уңышлар теләргә дип килдем, — диде дәү әниләре, Олы Кайбычта яшәүче Фәридә Нигъмәтҗанова.

— Берьюлы ике мәктәптә белем алу өчен тырышлык кирәк. Оныкларым зур көч куя, күп вакытларын сарыф иртәләр. Сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар әллә каян аерылып тора.

Бу аларның көйне тоеп җырлавында гына түгел, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларында да ачык күренә. Сәхнәгә чыгу — батырлык бит ул, анда беренче тапкыр гына аяк басучыга — стресс.

Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләргә музыка белгече төп белемнән тыш, психологик ярдәм дә күрсәтә.

Шүширмәдән Зәринә Җәмилова, Олы Кайбычтан Милана Гәрәева, Ульянководан Ксения Губеева, Кошманнан Зифа Гыйләҗева, шушы авылдан килеп, балалар сәнгать мәктәбендә музыкаль белем алучы Сәйдә Хәйруллина һәм Камилә Хикмәтуллина бу көнне аеруча дулкынлангандыр, мөгаен. Чөнки алар фестивальдә беренче адымнарын ясады һәм сынатмадылар! 16-21 яшьлек вокалчылар арасында Чүтидән Айдар Хәйретдинов жюри өчен ачыш булды.

«Фестивальдә беренче тапкыр гына катнашам. Әле узган ел гына, унынчы класста укыганда җырлый башладым», — диде Айдар.

Җырчы булырга җыенмыйсыңмы, дигән сорауга җавап итеп, ул андый теләге булмавын белдерде. 

— Җырларга, сәхнәгә чыгарга кирәк, Айдар. Синдәге моң, талант барыбызны да сокландырды, — диде аңа мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова. 

«Конферанс» номинациясендә катнашучылар туган телебезне яхшы белүләрен күрсәтергә, тамашачыны үзләренә каратып торырга тырышты. 

Иң яшь нәфис сүз осталары — Олы Кайбычтан Илина Гайнетдинова, Камил Таулбаев белән Александра Гребнева, Кошманнан Назлыгөл Фатыйхова, Чүтидән Рамина Гайнуллинадан күзне алырлык түгел. Кечкенә булсалар да, төш кенә шул үзләре! Иске Чәчкабтан Илназ Галиуллин һәм Илсинә Сафина да гел үзләренә каратып торды. Олы Подберезьедан Сергей Устимов һәм Полина Калинчева, Тимофей Стерлядкин һәм Виктория Фролова да һәр сүзнең тәмен белеп, сәнгатьле итеп сөйләде. 

Чүти авылында яшәүче Рафис Әхмәтҗановны фестивальдә еш очратырга була. Кызларын, оныкларын машинасына утыртып, һәр елны диярлек "Йолдызлык«ка килә ул.

— Бүген алты яшьлек оныгым Адилә Рәхимҗанова җырлады. Җитәкчесе — балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче кызым Ләйсән Шәмсетдинова. Балаларым шулай сәхнәдә үскән иде, хәзер оныкларым сәнгатькә тартыла. Кайсы бии, кайсы җырлый, нәфис сүз осталары да бар. Бүген Адиләбез өчен җан атып утырдым, — диде Рафис абый. — Үзем дә сәнгатькә якын кеше мин, 17 ел авылыбызда клуб мөдире булып эшләдем. Миңа бию осталыгы бирелгән. Биегән кеше бай була, диләр. Шуңа күрә рәхәтләнеп биим. Яшьрәк чагында хатыным Гөлсинә дә сәхнәдән төшмәде. Җырга да, спектакльдә уйнарга да осталыгы бар. Тугыз балабызны да артыбыздан иярттек, барысы да сәхнә юлыннан үтте. Оныкларым «Йолдызлык» фестивален ел буена сагынып көтеп ала. Мәдәният йортына алдан репетицияләргә алып йөрим үзләрен. Киләчәктә дә сәхнәдән аерылмасыннар иде. 

Дүрт сәгать буе дәвам иткән чыгышлар тәмамлангач, жюри нәтиҗә ясады. Катнашучыларга Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырдылар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы апрельдә уза.

Иң яхшы чыгыш ясаучылар фестивальнең Тәтеш шәһәрендә үтәчәк зона турында катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев