Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Соравылда Бөек Җиңү көнен зурлап үткәрделәр

Иртәдән яңгыр сибәләп торса да, Соравыл авылында иртәнге сәгать тугызга билгеләнгән митингка халык шактый күп җыелган иде.

Иске Тәрбит авыл җирлеге составына керүче бу авыл кечкенә авыллардан саналса да, анда яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Юлы, суы бар.

Дәүләт программасы буенча төзелгән бина мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пунктын, китапханәне үз эченә ала. Шушы бина янына сугыш каһарманнары хөрмәтенә һәйкәл салынган. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, бу җирлектән 148 авылдашлары мәңгелеккә яу кырында ятып калган.

Митингны җирлек башлыгы Виталий Тимофеев ачып җибәрде һәм авыл халкын Җиңү көне белән котлады. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров Җиңү бәйрәме уңаеннан җылы теләкләрен җиткерде һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның 9 Май белән котлавын ирештерде. Сугыштан соңгы елларда көн-төн эшләгән өлкән буын кешеләренә тирән рәхмәтен белдерде һәм сугыш чоры баласы Тамара Романовага медаль тапшырды. 

-Бүгенге көндә безнең авыл җирлегендә 33 сугыш чоры баласы, ике тыл хезмәтчәне Анна Уткина белән Лиза Иванова яши, — диде җирлек секретаре Луиза Коннова. 

-Мин 1940 елның 28 декабрендә дөньяга килгәнмен. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланганда, миңа алты ай да тулмаган булган. Әтием Афанасий Ивановичны фронтка алганнар. Ул яу кырында ятып калган. Миңа үз гомеремдә бер тапкыр да «әти» сүзен әйтергә туры килмәде, — диде сугыш чоры баласы Петр Комаров. 

Әфганстанның кырыс мәктәбен узган сугышчы- интернационалист Геннадий Михайлов үз чыгышында махсус хәрби операция зонасында тизрәк тынычлык урнашуын теләде. 

Тамырлары Соравыл авылына барып тоташкан Ирина Гаевая бәйрәмгә Иркутск өлкәсеннән кайткан. Ул анда Социаль үсеш министрлыгында эшли. Аның әти-әнисе Мәлки авылында яши. Әтисе Владимир Моряков безнең редакциягә мәкаләләр дә еш яза. 

Митинг мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләренең чыгышы белән үрелеп барды.

Митингтан соң, авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән «Егерме ел үткәч» дип исемләнгән спектакаль куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев