Кайбычның гаилә командалары стартка басты
Новости

Кайбычның гаилә командалары стартка басты

«Салават күпере» спорт комплексында «Гаилә командасы» гаилә спорт фестивале узды. Аны «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый — дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең район бүлеге оештырды.

«Салават күпере» спорт комплексында «Гаилә командасы» гаилә спорт фестивале узды. Аны «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый — дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең район бүлеге оештырды.

Бу көнне дүрт кешедән торган гаилә командалары урыннан озынлыкка сикерү, кулларда этенү, челнок йөгереше, аркага яткан килеш гәүдәне күтәрү кебек биремнәр буенча көч сынашты.  Ярышларны ачу тантанасында "Алдынгылар хәрәкәте"нең район бүлеге җитәкчесе — Елена Краснова, районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Эльза Шебалова катнашты. 

Өч сәгатькә якын дәвамында барган мавыктыргыч ярышлар бик оешкан төстә күңелле узды. Бу сәгатьләрдә ярышта катнашучылар да, җанатарлар да бәйрәм, җылылык һәм үзара хөрмәт атмосферасына чумды. Биредә гаилә командалары чыдамлык, рух ныклыгы һәм бердәм команда була белүләрен күрсәтә алды.

Әлбәттә, биредә тизлек тә, төгәллек тә, гаилә бердәмлеге дә мөһим иде. 

Командаларны бүләкләү тантанасында район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин катнашты, командаларга рәхмәтләрен белдереп, киләсе ярышларда уңышлар теләделәр.  Хөкемдарлар командаларны өч категориягә бүлде: беренчесендә — 6-9 яшьлек балалар, икенчесендә — 10-13, өченчесендә — 14-17 яшьлекләр катнашты. 

Нәтиҗәдә беренче категориядә Ульянководан Бладцевлар гаиләсе җиңүгә иреште. Иске Тәрбит мәктәбеннән Макаровлар гаиләсе икенче, Колаңгыдан Тюленевлар — өченче урында. 

Икенче категориядә — Олы Подберезьедан Кальчевлар 1 урынны алды. Кошманнан Насретдиновлар, Чүти мәктәбеннән Моисеевлар — икенче, өченче урыннарны бүлеште. 

Өченче категориядә көрәш кызу барды, шулай да Олы Кайбычтан Хәялиевлар гаиләсенә тиңнәр булмалы. Хуҗа Хәсәннән Кузнецовлар — икенче, Федоровскоедан Петровлар гаиләсе — өченче урында. Күргәнегезчә, ярышларда җиңелүчеләр булмады. 

Ярышларны оештыручы "Алдынгылар хәрәкәте"нең җирле бүлеге җитәкчесе Елена Краснова хөкемдарлар коллегиясенә: Эльза Шебаловага, Фәнис Хәялиевка, Илона Биккуловага һәм Аня Ворожейкинага рәхмәт хатлары тапшырда. Шулай ук, шушы арада туган көннәрен билгеләп үтүче команда әгъзаларына да бүләкләр тапшырылды.


Нет комментариев