Бәрлебашы үзешчәннәре Әниләр көне уңаеннан Олы Кайбычта спектакль куйды
Бүген Бәрлебашы авылы үзешчәннәре Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Мөнирә Сафинаның «Ике болыт» әсәре буенча спектакль куйды.
Әлеге мәдәният йортында эшләп килүче «Мизгел» театры үзешчәннәре чыгышын тамашачылар яратып карады, алкышларга күмде. Рольләрне педагог Алсу Әскәрова (Хафизулла картның җәмәгате), Казан федераль университетының икенче курс студенты Ислам Рәхмәтуллин (Хафизулла, авыл карты), шулай ук бу университетның икенче курсында белем алучы Зилә Рәхмәтуллина (аларның кызлары), укытучы Эльмира Рәхмәтуллина (киленнәре), мәдәният йорты мөдире, әлеге спектакльне сәхнәгә куйган режиссер Гүзәл Өметбаева оста итеп башкарды. Тамашачы бер мизгелдә көлде дә, шул ук вакытта күз яшьләрен дә сөртеп утырды. Чөнки әсәрнең темасы бүгенге көндә дә бик актуаль булган аталар һәм балалар проблемасы турында иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев