Яңа уку елы башлануга багышланган чарада укучылар, укытучылар, әти-әниләр, ветеран укытучылар, авыл халкы катнашты.
Тантаналы линейка Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннарны башкару белән башланып китте. Быел беренче класска укырга керүче биш укучыга аерым игътибар бирелде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәктәп җитәкчелеге һәм чакырылган кунаклар, укучыларны яңа уку елы белән тәбрикләп, уңышлар һәм яңа казанышлар теләделәр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, чагыштырмача яшь педагогик коллективның алга таба да шулай нәтиҗәле эшләвен теләде. «Мәктәпләребез шулкадәр матур, анда укучылар өчен бөтен уңай шартлар да тудырылган. Әмма балалар саны елдан-ел кими бара. Менә бу мәсьәлә бик борчый», — диде ул. Быел бу мәктәпкә беренче класска биш укучы укырга керә. Унберенче класс бөтенләй юк.
ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов тантанада катнашучыларга ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Белем көне уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде.
Тантанада кадерле кунак — кечкенә генә Камыллы авылында туып-үсеп, Иске Тәрбит мәктәбендә татарча белем алып профессор дәрәҗәсенә җиткән табиб Иван Микусев катнашты. 90 яшьлек якташыбыз туган ягын бик сагынып кайтуы турында әйтте, укучыларның тирән белемле булуларын теләде. Мәктәп директоры Артур Акрымов, авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев та укучыларга җылы теләкләрен җиткерде.
Нет комментариев