Төмән өлкәсендә яшәүче якташлар туган телебезне саклау буенча зур эш башкара
Кайбычлыларның Төмән өлкәсендәге Түбән Тауда районының Киндерле авылына сәяхәте икенче көнне Төмәнне үзендә дәвам итте.
Бу сәяхәткә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның хәер-фатихасы белән юлга чыктык. Без башта өлкәнең Ямбай авылындагы тарихи мәчеттә һәм музейда булдык. Урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытыла. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин татар телен укыту буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан җибәрелгән китаплар һәм башка кирәк-яраклар бүләк итте.
Төмән шәһәрендәге әле биш ел элек кенә төзелгән 52 нче мәктәпкә дә шундый ук бүләкләр тапшырылды. Мәктәп директоры Алевтина Манкаева әйтеп узганча, алар укучыларда туган телгә мәхәббәт уяту, татар телен саклау буенча гаять зур эш башкара. Татар теле укытучылары да җитә.
Бу очрашуда Төмән шәһәренең татар мәдәнияте үзәгеннән Рафаэль Гадеев читтә яшәүче милләттәшәребезнең туган телебезне, гореф-гадәтләрне киләчәк буыннарга җиткерү өчен максатчан эш алып барулары турында сөйләде.
Кайбычлылар киләсен алдан белеп, тамырлары Кайбычтан булган Төмәндә яшәүчеләр дә безнең белән очрашуга килгән иде. Алар ата-бабаларының кендек каны тамган тарихи Ватаннарын сагынып сөйләүләре турында күз яшьләре аша сөйләде.
Бу хакта газетабызның киләсе саннарының берсендә тулырак таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев