Төмән өлкәсендәге Түбән Тәүде районының Киндерле авылында сәяси репрессия корбаннарына куелган һәйкәл — кайбычлыларга куелган һәйкәл ул
Россия тарихында фаҗигале чорлар аз түгел.
Тоталитар режим шартларында, нахака гаепләнеп, әҗәлен тапкан кешеләр күп булган. Россиядә 60 миллионнан артык кеше, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куыла, физик һәм рухи яктан юк ителә.
Киндерледә авылның зур әһәмияткә ия булган урыннарының берсе — сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янына бардык. Сталин режимы Киндерлене дә читләтеп узмаган. Иң булдыклы, иң тырыш ун авылдашлары, репрессиягә эләгеп, НКВД тырнагы астында һәлак була, юк ителә, ә якыннары рухи яктан сындырыла. Кулга алгач, аларның барысын да Төмәндә атып үтерәләр. Безнең өчен тагын да аянычырагы, репрессиягә эләгүчеләрнең күбесе Столыпин реформасы, ачлык елларында Кайбыч районының төрле авылларыннан күченеп килүчеләрнең балалары.
Һәйкәлдәге фамилияләргә күз салам: Айтумбитов Амуш, 40 яшь, Булатов Гыйльман, 42 яшь, Гыйльманов Кәлимулла, 42 яшь, Гыйльманов Хәлил, 39 яшь, Мәхмүтов Әкрам, 39 яшь, Сибгатуллин Гишам, 39 яшь, Фәизов Гарәфетдин, 39 яшь, Фәйзуллин Мухам, 39 яшь, Шәмсетдинов Сабир, 35 яшь, Шәмсетдинова Факия, 35 яшь. Араларыннан бердәнбер хатын-кыз Факиянең язмышы бигрәк аяныч. Кич белән ветеран-укытучы Рәсимә Хәбибуллина да кундык. Аның тамырлары Кече Кайбычтан. Ул безгә Факиянең, Киндерледә яшәүче әнисенең бәби табуы турында хәбәр алгач, аның хәлен белергә дип, Төмәннән кайтып төшүе, шул ук көнне кулга алулары турында сөйләде. Илне кыен хәлгә куярлык берәр гаебе булса иде... Репрессия буенча планны үтәргә кирәк бит. НКВДның авылдагы куштаннары кемнең кем булуына карап тормаган, бу кызны да алып киткәннәр. Әй, яралы да соң бу язмышлар...
Үз көчләре белән урта хәлле хуҗалык корып, кирәк чакта мохтаҗларга ярдәм кулы сузып, тыныч кына яшәп ятканда, бер караңгы төндә аларны кулга алып, өйдән алып чыгып китәләр. Шуннан эзләре югала. Күп еллардан соң гына билгеле була: аларны, Төмәнгә алып китеп, берничә көнгә генә караңгы подвалга ябып тоталар да, алып чыгып аталар. Ә туганнары соңгы көннәренә кадәр, бәлки алар исәндер, хәбәр генә бирә алмыйлардыр, дип өметне өзмичә, ышанып яшиләр.
1996 елда Киндерле авылында репрессия корбаны Кәлимулла Гыйльмановның оныгы Альберт үз акчасына, энесе Абрек, туганнары Налик, Мәлик, Шәүкәт булышлыгы белән, Североуральск шәһәреннән таш алып кайтып, авыл уртасына истәлек һәйкәле алып кайтып урнаштыра.
Бүгенге көндә ул — Түбән Тәүде районындагы бердәнбер һәйкәл. Әлеге тарихи урын — Кайбыч якларыннан Себердә яңа тормыш башларга тырышкан кешеләрнең фаҗигасен искә алу урыны. Бу хакта безгә ветеран укытучы Фирүзә Булатова (фотода сулдан икенче) сөйләде.
Һәйкәлгә Киндерле мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләгән Алсу Латыйпованың да (фотода уңнан беренче) бабасы Сабирның исеме язылган. Кайбычтан Себергә юлны, иң беренче булып, Сабир бабасының әтисе Шәмсетдин юл ачкан була. Аның улы Сабир Шәмсетдинов, яшь килеш, репрессия корбаны булган.
— Газиз әтием Хатыйп та гомере буе әтисе Сабирның кайтуын көтеп яшәде. Әтисе киткәндә, мә, улым, бу бүрегем сиңа булыр, ә син миңа үзеңнекен бир, дип, бүрекләрен алышып, башыннан сыйпый. "Әтинең бүреге күптән юк инде, ә күңелдәге ачы сагыш һич кенә дә таралмый, дип еш кабатлый иде ул. Аның гомеренең иң матур чагында — 35 яшендә бер сәбәпсезгә атуларына рәнҗеп яшәде. Әти, әтиееем, дип күз яшен түгеп утырган чакларында, безнең йөрәк өзгәләнмәгән дисезме... 1996 елның 23 февралендә шушы һәйкәл ачылуына иң шатланган кешеләрнең берсе булды, — дип сөйләде Алсу Латыйпова. — Әти өчен бу һәйкәл генә түгел, атасының кабере кебек иде. Һәр көнне диярлек өчәр тапкыр шушы һәйкәл янына бара иде. "Әти янына барып киләм әле«,— дип әйтә иде ул, кая баруы турында сорагач. Әтинең 79 яшендә ике аягы да йөрми башлады. Ләкин ул, дүрт аяклы урындык кебек җайланманы этеп, шуышып диярлек әкрен генә һәйкәл янына баруыннан туктамады. Күпмедер вакыттан соң ул кабат аякка басты йөгереп йөри башлады дисәм дә була. Һәйкәл ачылганнан бирле әти һәйкәл тирәсен гел тәртиптә тотты. Коелган яфракларны себереп, капчыкка тутырып түгә иде. Ярдәмгә мәктәп укучыларын чакырган вакытлары да булды. Бабабыз
Сабирның якты исеме 1961 елда гына акланды. Ул хактагы документ хәзер бездә саклана.
Сүзгә Бөтендөнья татар конгрессының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев кушылды:
— Мәктәп директоры Мөнирә Калиева, бу һәйкәл янына килгәндә, «Анда сезнекеләр», — дигәч, башта гаҗәпсенеп куйдым, берни дә аңламаган идем. Һәйкәлдәге безнең якка хас исем-фамилияләрне күргәч кенә сүзнең нәрсә турында баруына төшендем. Фәизовның, мәсәлән, Кошманнан яки Кече Кайбычтан булуы ихтимал. Безнең яктан күченеп килүчеләр, батырлык кына эшләми, чагыштырмача кыска вакыт эчендә үз хуҗалыкларын торгыза, хәләл хезмәтләре нәтиҗәсендә урта хәллегә әйләнә. Репрессия башлангач, болар кулаклар, моның өч сыеры, моның биш аты бар, дип, нәкъ менә аларны чүпләп алганнар да, барысын бергә төяп алып киткәннәр. Безнең як кешеләре әнә шулай трагедиягә дучар булган. Аларның батырлыгы, ни кызганыч, үзләрен югалтуга китергән. Ә бу һәйкәлне без кайбычлыларга куелган һәйкәл дип кабул итәбез.
Ел саен 30 октябрь — репрессия корбаннарын искә алу көнендә Киндерле авыл халкы, нахакка рәнҗетелгәннәрнең туганнары һәйкәл янына җыела, анда тере чәчәкләр сала, бер минутлык тынлык игълан ителә. Хәзерге чорда шәхес культы корбаннары турындагы тарихи дөреслекне торгызу, нахакка гаепләнгәннәрнең исемнәрен кайтару, аларның исемнәренә кайчандыр атылган кара тапларны юып төшерү — җәмгыятебез алдындагы зур бурычларның берсе.
Бер гаепсезгә атылганнарның язмышын онытырга ярамый. Үткәннәрдә гыйбрәт алып, бүгенге тормышның кадерен белеп яшик.
Бабамнар килгән Себергә
Язгы ярсыган ташкындай
Тарихка агыла гасырлар.
Кеше башыннан ниләр үткәнне
Китапларга басып язарлар.
Ул афәтле шаукымлы елларда
Себергә килделәр бабамнар.
Кеше аяк басмаган урманнар,
Баткак сазлар, балыклы елгалар.
Кырыс Себер яшәргә өйрәткән,
Кешедә зур өмет уяткан.
Туңсалар — урман җылыткан,
Ачыкса, Җир-ана ашаткан.
Кеше көчен бер дә аямаган,
Икмәген үстергән һәм урган.
Сәламәт нәсел дәвам итсенгә,
Тап-таза балалар тудырган.
Гөлнур Хәйруллина,
«Ахманым — Урмабашым»
китабыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев