Түбән Кошман мәчетенең 35 еллыгы уңаеннан тантана узды
Әлеге тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс Җиһаншин, район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, көньяк-көнбатыш төбәге казые, Тәтеш районы мөхтәсибе Инсаф Җәләлетдинов, башка мөхтәрәм кунаклар, мәхәллә халкы, иганәчеләр катнашты.
Кошман — элек-электән дини йолаларны үтәп килүе белән танылган авыл. Бабачыларының исеме республиканың төрле районнарына, хәтта аның чикләренә дә таралган. Хәзерге вакытта Кошманда ике мәхәллә эшли. Түбән Кошман мәчете 1990 елның 2 декабрендә үз ишекләрен ача һәм шул чордан бирле авыл халкы өчен рухи үзәк булып кала бирә. 35 еллык юбилее алдыннан иман йорты шушы авылда яшәүчеләр ярдәме белән тагын да матурланган — намаз уку залына, аш-су әзерләү бүлмәсенә, тәһарәтханәгә ремонт ясалган.
Мул табыннар артында узган дини мәҗлесне мәчет имамы Илфар Сафиуллин алып барды. Мәчетнең тарихы белән таныштырып үтте.
Чарада Коръән аятьләре яңгырады, дога кылдылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Татарстанның төрле почмакларыннан килгән мөхтәрәм кунаклар котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Алар барысы да мәчетнең киләчәктә дә динебез һәм милләтебез өчен хезмәт итүен, авыл халкына рухи юл күрсәтүен теләде. Дини җырлар башкаручы, моңлы тавышлы Ильяс Халиковның ихлас күңелдән әйткән мөнәҗәте бәйрәмгә үзенчәлекле ямь өстәде.
Мәчет үсешенә, авылда динне саклауга, киләчәк буыннарга җиткерүдә зур өлеш кертүчеләргә, иганәчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Тантанада катнашучыларга Җәлил хәзрәт Фазлыевның китабын һәм Түбән Кошман мәчете төшерелгән календарь тараттылар.
Соңыннан барысы да бергәләп өйлә намазын укыды, мәчет төзелешенә, аның эшчәнлегенә үз өлешен кертеп, бүгенге көндә мәрхүм булган авылдашлары рухына дога кылдылар.
Бу чара авыл өчен мәчетнең нинди зур әһәмияткә ия булуын күрсәтте. Аллаһ теләсә, мәчет киләчәктә дә рухи маяк булып, авыл халкына нур һәм бәрәкәт өләшеп торыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев