Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Полезная информация

Гәзит турында

"Кайбыч таңнары" район газетасы 1933 елда нәшер ителә башлаган "Колхоз бригадасы"ның традицияләрен уңышлы дәвам итә. Газета татар һәм рус телләрендә басыла, гомуми тиражы 3300 данәдән артып китә."Татмедиа"ААҖнең "Идел-Пресс"типографиясе филиалында басыла. "Кайбыч таңнары" газетасын райондагы гаиләләрнең 70 проценты укый. Газетабыз битләрендә авыл тормышы, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау,алдынгы технологияләрне пропагандалау, хәйриячелек, авыр...

"Кайбыч таңнары" район газетасы 1933 елда нәшер ителә башлаган "Колхоз бригадасы"ның традицияләрен уңышлы дәвам итә. Газета татар һәм рус телләрендә басыла, гомуми тиражы 3300 данәдән артып китә."Татмедиа"ААҖнең "Идел-Пресс"типографиясе филиалында басыла. "Кайбыч таңнары" газетасын райондагы гаиләләрнең 70 проценты укый.

Газетабыз битләрендә авыл тормышы, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау,алдынгы технологияләрне пропагандалау, хәйриячелек, авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм итү, социаль яклау чаралары турындагы мәкаләләргә зур урын бирелә."Күңел җылым хатларда", "Канат какты күңел хисләрем", "Мәктәп. Гаилә. Җәмәгатьчелек", "Табигать- тиңсез хәзинә" кебек тематик полосаларны укучыларыбыз аеруча яратып укый.

Газета журналистлары республика масскүләм матбугат чаралары арасында үткәрелгән бәйгеләрдә әледән-әле җиңүләр яулый.

Кайбыч районы 1927 елда оешкан.1962 елга кадәр ул мөстәкыйль район булып яши, аннан соң 29 ел дәвамында Буа һәм Апас районнары составында була. 1991 елда Татарстан Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиев Указы белән яңадан район статусы ала. Кайбыч хәзер танымаслык былып үзгәрде: яңа урамнар, административ биналар төзелде, халык саны артты.

Кайбыч районы республиканың төньягына урнашкан. Территориясе- 99536 гектар. Барлыгы 17 авыл җирлеге бар, алар 58 авылны берләштерә. Халкы- 15 мең кеше. Күпчелекне татарлар тәшкил итә, 26 проценты- руслар, 5 проценты чувашлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбицы

2
X