Ришвәтчелек. Кайчан нокта куелыр?
РФ Премьер-министры Владимир Путин 15 декабрьдә турыдан-туры эфирда илебез гражданнары сорауларына җавап бирде. Алар арасында ришвәтчелеккә бәйле сораулар да бар иде. Берсенә җавап болай яңгырады: «Бездә ришвәтчелеккә бәйле рәвештә дүрт меңнән артык җинаять эше ачылган. Шуларның 300гә якыны судка кадәр барып җиткән. Хөкем ителүчеләр уннарча. Бездә губернаторларны төрмәгә утырткан очраклар...
Ришвәтчелеккә чик кую буенча Хөкүмәт дәрәҗәсендә эш алып барылуы алыш-биреш яратучыларның күңеленә шом төшермичә калмый, әлбәттә. Бу юнәлештә Кайбычта да махсус комиссия эшли. Кайбыч муниципаль район башлыгы каршында оештырылган ришвәтчелеккә каршы тору комиссиясенең узган җомгада үткән чираттагы утырышында быелгы елга йомгак ясалды, 2012 елга бурычлар билгеләнде. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров алып барды. Комиссия әгъзасы Дания Бәдретдинова чыгышыннан күренгәнчә, ел дәвамында биш утырыш үткәрелгән. Аның эшчәнлеге белән теләгән һәркем муниципаль берәмлекнең сайтында "Ришвәтчелеккә каршы тору" бүлеге аша таныша ала. Комиссия ришвәтчелек һәм башка хокук тәртибен профилактикалау буенча кадрлар хезмәтенең эшчәнлеген камилләштерү, муниципаль хезмәт күрсәтүләрне рәсми сайтка урнаштыру буенча зур эш башкарган, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты расланган. Сайтта райондагы муниципаль хезмәткәрләренең керемнәре һәм милке хакында да мәгълүматлар бар. Алдагы елга эш планы 2012-2014 елларга ришвәтчелеккә каршы комплекслы район программасында ачык чагылыш таба. Төп бурыч- тормышның барлык өлкәләрендә дә коррупциягә юл куймау.
Район финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова муниципаль контрактлар буенча шартларны үтәмәгән подряд оешмаларына карата штраф сакнкцияләре куллану, дәгъва белдерү чаралары хакында сөйләде. Утырышта "Кайбыч таңнары" газетасында ришвәтчелекне профилактикалауның торышы да каралды. Коррупциягә каршы көрәштә массакүләм мәгълүмат чараларына ил күләмендә зур әһәмият бирелә. Бу өлкәдә редакцияләр хакимият, хокук саклау органнары белән тыгыз элемтәдә торып эшләргә бурычлы. Инде заман чиренә әйләнгән ришвәтчелекнең асылы турында халыкка без, журналистлар аңлатмаса, тагын кем аңлатыр? Матбугатның сүзе тәэсирле аның. Безгә куелган төп бурыч - ришвәтчелеккә чик куюга, халыкта моңа каршы тискәре фикер уятуга юнәлдерелгән мәкаләләр язу. Ачыклык, хәбәрдарлык - коррупциягә каршы көрәштә төп корал. Әлеге тема "Татмедиа" агентлыгы контролендә, шуңа да редакция һәр квартал саен язылган мәкаләләр буенча отчет тапшыра. Бу юнәлештә безнең эшчәнлек нәтиҗәле бәяләнә, һәрхәлдә, кара исемлеккә эләккәнебез юк. Күп очракта без мәктәп укучылары фикерләрен дә газета укучыларыбызга җиткерәбез. Җитлеккән, төпле фикерләр ишетергә туры килә. Ә бу исә коррупциягә каршы көрәшнең формаль рәвештә генә алып барылмавына ишарәли.
Киләчәктә сораштыру барышында респондентлар күрсәткән өлкәләргә күбрәк игътибар итәргә планлаштырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев