Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Спорт

Дөнья һәм Европа чемпионы Кайбычта мастер-класс үткәрде

Ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, дөнья һәм Европа чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры, "Бердәм Россия" партиясеннән РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Ирек Зиннуров Кайбыч бассейнында балаларга дөрес итеп йөзү алымнарын күрсәтте.

Ул көнне Олы Кайбыч мәктәбеннән бассейнга килгән укучыларны бәхет басты: күнегүләр вакытында алар янына Казан шәһәрендәге су полосы буенча "Синтез" клубы вице-президенты, команданың баш тренеры Ирек Зиннуров үзе килде бит! Ул укучыларга йөзү төрләре, су полосы уйнаганда кулланылучы алымнар турында сөйләде, мастер-класс күрсәтте. Соңыннан, укучыларны ике командага бүлеп, ярыш үткәрде. Яшь йөзүчеләр белән бергә Ирек абыйлары үзе дә суга чумды.
- Менә шулай бергә, бер команда булып, спорт залда шөгыльләнүегез мактауга лаек күренеш. Минем барлык җиңүләрем дә безнең команданың бердәм булуына бәйле булды, - диде Ирек Зиннуров. - Олы Кайбычтагы "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы миңа бик ошады. Биредә мәктәп укучылары, авыл яшьләре, өлкәннәр өчен спортның төрле төрләре буенча шөгыльләнергә уңайлы шартлар тудырылган. Сезгә бу мөмкинлектән тулырак файдаланырга кирәк. Йөзү организм өчен бик файдалы ул. Россиянең кайбер шәһәрләрендә мондый спорт корылмалары әлегә юк. Республикабыз Президенты, район җитәкчелегенең халыкның сәламәтлеге турында кайгыртуы күз алдында. Без барыбыз да бер командада.
Соңгы вакытта республикабыз мәктәпләрендә физкультура дәресләре вакытында балаларны йөзәргә өйрәтә башлау турында сүз алып барыла. Алдан төзелгән график буенча район мәктәпләрендәге барлык укучылар да узган уку елында бассейнга йөрде. Дәресләр быел да дәвам итә. Район үзәгенә якын авыллардан укучылар да йөзү секциясенә йөри.
- Спортның су полосы төрен телевизордан күргәнебез бар иде. Ә үзебезнең уйнап караганыбыз булмады. Кызык уен икән! Шундый дәрәҗәләргә ирешкән кеше буларак, Ирек абыйның гадилеге, үтемле итеп аңлатуы безгә бик ошады, - диде укучылар.
Су полосы уены укучыларда зур кызыксыну уятты, киләчәктә бәлки алар арасыннан да Ирек абыйлары кебек дөнья чемпионнары чыгар. Поло да, бадминтон кебек, популяр уенга әйләнер әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев