Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Финал ярышлары үтте

Узган атнада Чистай шәһәрендә авыл хуҗалыгы районнарының ир- егетләр командалары арасында хоккей буенча ТР чемпионптының беренче лигасы, "Б" девизионында чыгыш ясаучыларның финал ярышлары булды.

Әлеге ярышларда уйнаучы - тренер Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге Олы Кайбыч ир-егетләре командасы да катнашты. Очрашулар барышында якташларыбыз Чистай шәһәре командасына 7:1, питрәчлеләргә 5:3 исәбенә оттырган, Актаныш районы командасын 5:3 исәбенә отып, керткән алкалар исәбе буенча республика күләмендә бишенче урынны яулады. Республикадагы кырыктан артык район арасында бишенче урын кайбычлылар өчен зур җиңү ул. Афәрин, егетләр! Киләсе елларда югарырак уңышлар юлдаш булсын сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей финал ярышлары Олы Кайбыч ирегетләре командасы Илдус Вәлиуллин

2
X