Иң көчле хоккейчылар - Кайбыч мәктәбендә
30 декабрьдә Федоровское мәктәбендә укучыларның I спартакиадасы кысаларында район мәгариф бүлеге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә 6- 8 класс укучылары арасында хоккей буенча ярыш үткәрде.
Кискен көрәштә Олы Кайбыч мәктәбе командасы җиңүгә иреште. Иске Тәрбит урта мәктәбе командасы икенче, мәлкилеләр өченче урынга чыкты. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарга чыгучыларга бүләкләрне район мәгариф бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев