Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Спорт

«Кайбыч» боз мәйданында хоккей буенча «Алтын алка» ярышы узды

Бүген «Кайбыч» боз мәйданында 2010-2011 елларда туган яшүсмерләр арасында Анатолий Тарасов исемендәге «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалының икенче көне дәвам итте.

Бу көннең беренче уены Балтач һәм Аксубай командалары арасында барды. Уенның беренче минутларында ук, балтачлылар бер-бер артлы ике алка керттеләр. Нәтиҗәдә уен Балтач командасы файдасына 6:5 исәбенә төгәлләнде. 

Кайбыч һәм Балтач командалары уенында да балтачлылар беренче минутлардан ук инициативаны үз кулларына алды. Шул ук темп уен азагына кадәр дәвам итте. Шулай итеп, балтачлылар көндәшләрен 5:0 исәбенә тар-мар итте. 

Ике көнлек уеннар нәтиҗәсе буенча Балтач районы командасы лаеклы рәвештә җиңүгә иреште. Кайбычлылар быел икенче урын белән генә чикләнде. Аксубай командасы — өченче урында. 

Уеннар нәтиҗәләре буенча турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде. Турнирның иң яхшы һөҗүмчесе дип, беренче көнне дүрт алка кертүгә ирешкән Кайбыч уенчысы Ринас

Гомәров танылды. Иң яхшы капкачы исеменә Балтач командасыннан Әмир Сабитов лаек булды. Турнирда катнашкан бердән-бер кыз — Аксубай командасыннан Оксана Ашаевага иң яхшы сакчы исеме бирелде. Турнирның баш хөкемданы Михаил Бойцов һәм Кайбыч спорт мәктәбе директоры Айрат Кәлимуллин командаларга ТР Спорт министрлыгының дипломнарын, кубоклар һәм медальләр, ә иң яхшы уенчыларга дипломнар, махсус статуэткалар тапшырдылар. 

Район советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова турнирда катнашканнары өчен командаларга район башлыгы исеменнән рәхмәтен җиткереп, исән-имин кайтып җитүләрен, хәерле юл теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев