Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кайбычлылар «Тормышка ун мең адым» Бөтенроссия акциясенә кушылды

«Сәламәтлеккә таба атла» девизы астында үткәрелгән чарада катнашырга теләүчеләр Олы Кайбычтагы «Имәнлек» паркында җыелды.

Яшьләр көне уңаеннан игълан ителгән чара булса да, әлеге акциягә төрле яшьтәгеләр кушылды. Барысын да сәламәтлекләренә битараф булмау берләштерде.
Иң элек алар, балалар сәнгать мәктәбе педагогы Гөлнара Хәялиевага ияреп, саф һавада, музыка астында төрле күнегүләр ясады. Аннары мәйдан тирәли җәяү атладылар. 

— Көндәлек мәшәкатьләр белән без үзебезнең сәламәтлегебез турында да онытабыз. Күпчелек утырып эшлибез, эшкә дә машина белән йөрибез. Сәламәтлекне саклау өчен, көненә 10 мең адым җәяү йөрү кирәк, ди табиблар. «Тормышка 10 мең адым» акциясе сәламәт яшәү рәвешенең әһәмиятле булуын һәм җәяү йөрергә кирәклеген тагын бер тапкыр искә төшерә, — диде безнең районда әлеге чараны оештыручылар — яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт секторы мөдире Альбина Әхмәтова һәм «Алдынгылар хәрәке» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесе Елена Краснова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев