Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Спорт

Кайбычта Бөтенроссия физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

“Салават күпере” комплексы янындагы ГТО мәйданында физкультура укытучылары ГТО нормативлары тапшырды.

Аларны мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде. “Форпост” җитәкчесе Юрий Михайлов Федоровское мәктәбе укытучылары Альбина һәм Юрий Григорьевларга сигезенче баскычтагы ГТО күкрәк билгеләре тапшырды. “Кэс – Баскет” программасы буенча мәктәпләргә баскетбол туплары бүләк иттеләр. 
Чараның икенче өлеше “Имәнлек” паркындагы мини-футбол кырында дәвам итте. Укытучылар ике командага бүленеп уйнады. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде, уен тигез исәпкә төгәлләнде. 
Физкультура укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев җирлегебезне спорт буенча республика, федераль дәрәҗәдә танытуга зур өлеш кертүчеләрне, спорт мәктәбе тренерларын атап үтте. Федоровскоедан Альбина Григорьевага, спорт мәктәбеннән Олег Долматовка, Гөлназ Сөнгатуллинага, Ленар Сибгатуллинга, Мәлки мәктәбеннән Виктор Яковлевка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. 
Спорт мәктәбе директоры Фәнил Миңнуллин да коллегаларына иң җылы тәбрикләүләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев