Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Спорт

Кайбычта чик сакчылары һәм хәрби хәрәкәтләр координацион Советы кубогына волейбол ярышы узды

«Салават күпере» спорт комплексында узган ярышта 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр командалары катнашты.

 Ул Хәрби хәрәкәтләр координацион советы һәм Кайбыч районының чик сакчылары берлеге кубогына узды. Анда Апас районыннан ике, Федоровское мәктәбе һәм Кайбычның җыелма командалары көч сынашты. 

"Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы«на багышланган иде. 

Ярышта катнашучы командаларны, кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров сәламләде. Әлеге чарада «Әфганстан ветераннарының Россия берлеге» Татарстан Республика иҗтимагый оешмасы рәисе Евгений Кабыш һәм башкалар катнашты. 

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, ярышка старт бирелде. Нәтиҗәдә, Апасның 2009 елгы егетләр командасы җиңүгә иреште. Федоровскоеның «Тайфун» командасы -икенче, Апасның 2011 елгы егетләр командасы — өченче, Кайбыч җыелма командасы дүртенче урынны яулады. 

Җиңүчеләргә, призерларга күчмә кубок, дипломнар, медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев