Кайбычта иң яхшы яшь янгын сүндерүчеләр дружинасын ачыкладылар
Олы Кайбычның “Имәнлек” паркында районның яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары көч сынашты.
Ярышлар Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Кайбычтагы бүлеге һәм район мәгариф бүлеге белән берлектә үткәрелде. Федоровское, Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән, Олы Побдерезье, Иске Тәрбит, Чүти мәктәпләре командалары иң яхшы яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы исемен алу өчен көрәште.
Беренчел янгын сүндерү чараларын нәтиҗәле куллану күнекмәләрен камилләштерү һәм янгын сүндерүче һөнәрен пропагандалау, шулай ук иң яхшы яшь янгын сүндерүчеләр дружиналарын ачыклау максатыннан үткәрелгән ярышларда Олы Кайбыч мәктәбе дружинасы җиңү яулады һәм кубокка ия булды. Федоровское мәктәбе командасы икенче урынны яулады. Өченчедә — Иске Тәрбит мәктәбе дружинасы.
Призлы урын яулаучыларга дипломнар һәм барлык командаларга да бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев