Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кайбычта район башлыгы кубогына ярыш үтте

“Кайбыч” боз мәйданында бүген бик кызу иде.

Чөнки биредә район башлыгы кубогына ир-егетләр арасында хоккей буенча районара турнир үтте. Анда районыбызның Олы Кайбыч, Федоровскоедагы «Тайфун», Апас, Чүпрәле районының «Городище» командалары катнашты.

Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин командаларны сәламләп, алда торган уеннарда уңышлар теләде. Уенны Апас һәм «Городище» командалары ачты. Нәтиҗәдә «Городище» командасы 6:5 исәбенә отты. Кайбыч — «Тайфун» командалары очрашуы кайбычлылар файдасына 3:2 исәбенә төгәлләнде. «Городище» — «Тайфун» командалары арасында барган көрәш Федоровское командасының 5:4 исәбенә җиңүе белән төгәлләнде.

Кайбычлылар Апас командасын 4:3 исәберә җиңде. «Тайфун» апаслыларны 7:1 исәбенә тармар итте.

Финалда Кайбыч — «Городище» командалары очрашты. Кискен көрәштә кайбычлылар 4:3 исәбенә оттырды.

Барлык уеннар нәтиҗәләрен, керткән алкалар исәбен алып, хөкемдарлар җиңүне «Тайфун» командасына бирде. Кайбычлылар — икенче, Апас командасы — өченче, «Городище» командасы — дүртенче урынга чыкты.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин турнирда катнашканнары өчен барлык командаларга рәхмәтен җиткереп, призерларга мактау кәгазләрен, акчалата бүләкләр, күчмә кубокны «Тайфун» командасына тапшырды.

Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев