Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кайбычта район оешуның 32 еллыгына багышланган волейбол буенча чемпионатның финалы узды

«Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында авыл җирлекләре командалары катнашында хатын-кызлар арасында волейбол буенча үткәрелгән чемпионатның финал уеннары булды.

Ул районның 32 еллыгына багышлап үткәрелде.
Әлеге уеннарда Федоровское, Иске Тәрбит, Олы Подберезье, Хуҗа Хәсән авыллары яшьләре командалары катнашты.
Финалда Федоровское һәм Иске Тәрбит командалары арасында район чемпионы исеменә көрәш барды.
Нәтиҗәдә, 2:0 исәбе белән Федоровское командасы җиңүгә иреште. Иске Тәрбит кызлары икенче урынны яулады. Олы Подберезьелылар - өченче, Хуҗа Хәсән уенчылары дүртенче урында.
Җиңүчеләрне котлап, кубок, дипломнар һәм акчалата бүләкләрне башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев