Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кайбыч бадминтончылары көмеш медаль яулады

Казан шәһәренең Теннис академиясендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы кубогына финал ярышлары үтте. Анда ярышларның зона этабында җиңү яулаган командалар катнашты.

Бу ярышта да, районыбыз данын яклап, Кайбычны таныткан оста бадминтончылар - Борындык (ике команда) һәм Федоровское мәктәпләре командалары катнашты. Алар, үзләрен көчле спортчылар буларак күрсәтеп, башка районнардан килгән көндәшләрен җиңеп бардылар. Борындыктан Адилә Хөснетдинова, Гүзәл Хәйруллина, Алмаз Әбләизов һәм Илназ Хуҗин командасы финалга кадәр барып җитте һәм, Татарстан җыелма командасы составына кергән укучылардан төзелгән Казан шәһәре командасына гына бирелеп, шундый зур дәрәҗәдәге ярышта көмеш медальләр яулады. Өлкән төркемдә республика буенча иң яхшы сигез команда арасына кергән Федоровское урта мәктәбе командасы да уңышлы чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч бадминтончылары көмеш медаль яулады