Кайбыч хоккейчылары финалда
Авыл хуҗалыгы районнарының ир-егетләр командалары арасында хоккей буенча ТР чемпионатының беренче лигасы, "Б" девизионында чыгыш ясаучылар 19 февральдә Олы Кайбычта очрашты. Анда Олы Кайбыч һәм Буа районнарының "Арктика" ир-егетләр командалары үзара көч сынашты.
Хоккейчылар уенын Казан шәһәреннән килгән Бөтенсоюз категорияле хөкемдар Рөстәм Әбделхаков һәм беренче категорияле хөкемдар Дамир Нигъмәтҗанов гадел хөкем итте. Беренче периодта уен башланып берничә минут үтүгә, уйнаучы-тренер Илдус Вәлиуллин көндәшләре капаксына бер-бер артлы ике алка кертергә өлгерде. Шул мизгелдән буалылар уянып киткәндәй булды, кайбычлылар капкасына һөҗүм итә башлады. Шулай итеп, Буа командасыннан Дмитрий Пантелеев исәпне үзгәртте (2:1). Бу периодта ике команда да ничек кенә тырышсаларда, алка кертә алмады. Кайбычлылар капкачысы Раил Нигъмәтов көндәшләренең көчле һөҗүмнәрен бер-бер артлы кайтарып торды.
Икенче период башында Буа командасыннан Сергей Ятокин исәпне тигезләде. Бу кайбычлыларны кимсетте булса кирәк, Фәнил Миңнуллин, Илдус Вәлиуллин берәр алка кертеп, исәпне 4:2 гә җиткерде. Озак та үтмәде, Илгиз Вәлиуллин бишенче алканы кертүгә иреште (5:2).
Өченче периодта уен кызганнан-кыза барды. Буалылар капкачысы Роман Телегин Илдус Вәлиуллин һөҗүменә каршы тора алмыйча алтынчы алканы керттергәч, көндәшләр капкачыны Владимир Еремеевка алыштырды. Буалылар командасын кайбычлылар һөҗүменнән ул да коткарып кала алмады, әтиле-уллы Илдус һәм Илгиз Вәлиуллиннар җиденче, сигезенче алкаларны керттеләр. Шуннан соң, буалылардан Марат Таҗетдинов, Иван Масленцев берәр алка кертеп, исәпне 8: 4 кә җиткерде. Үз җиреңдә стеналар да ярдәм итә, диләр бит, команданың җанатарлары уен дәвамында көч биреп торуы да җиңүне якынайткандыр бәлки. Нәтиҗәдә якташларыбыз иң мөһим җиңүгә иреште. Аларның шушы арада Чүпрәле районы командасы белән соңгы уеннары калды, әлеге очрашу нәтиҗәсе нинди булуга карамастан, кайбычлылар чемпионатның Иделаръягы зонасыннан финал ярышларына чыгалар. Ул уеннарда да егетләргә уңышлар юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев