Сентябрьнең соңгы көнендә "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район мәктәпләре командалары арасында шахмат буенча шәхси-команда беренчелегенә ярышлар булды.
Анда районның 15 мәктәбеннән барлыгы 44 егет һәм 22 кыз катнашты. Ярышлар бер үк вакытта 25 тактада, вакытны исәпләмичә һәм ике җиңелү системасы буенча барды. Ягъни, спортчы бер көндәшенә җиңелү белән уеннан төшеп калмый, киләсе көндәше белән уйнау мөмкинлеге ала.
Биш сәгатькә сузылган көрәштән соң, ярышның шәхси уенчылары, командалар арасында җиңүчеләре һәм призерлары ачыкланды. 5-9 класс укучылары арасында Иске Чәчкаб төп мәктәбенең яшь шахматчылары җиңү яулады. Бәрлебашы мәктәбе командасы - икенче, Олы Урсак мәктәбе командасы - өченче урында. Шәхси беренчелектә егетләр арасында Иске Чәчкаб төп мәктәбеннән Баязит Хәсәнов иң яхшы уенчы булды. Икенче- өченче урыннарда Олы Урсак мәктәбе укучылары Рәсим Мөхәммәтҗанов һәм Эльвин Җаппаров. Ярышларда сирәк очрый торган хәл дә күзәтелде: Айзилә Абдрахманова (Борындык), Ләйсәнә Гарапова (Олы Кайбыч) һәм Алена Перепелкина (Хуҗа Хәсән) тигез баллар туплады, өстәмә уеннар да хәлне үзгәртә алмады, шуңа аларның өчесе дә алтын медаль белән бүләкләнде.
Югары класс укучылары арасында да уеннар кискен барды. Барлык төрдәге медальләр откан Федоровское урта мәктәбе командасы җиңде. Егетләр арасында алтын һәм көмеш медальләр Константин Шленкин һәм Булат Хуҗинда, кызлар арасында бронза медаль - Анна Ворожейкинада. Шәхси беренчелектә башка медальләр түбәндәгечә бүленде: бронза - Александр Писаревта (Олы Подберезье), алтын, көмеш медальләр ияләре булып Ләйлә Вәлиева (Олы Кайбыч) һәм Татьяна Зайцева (Иске Тәрбит) танылды. Гомуми командалар арасында Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы пьедесталның икенче баскычына күтәрелде, ә Олы Урсак һәм Олы Подберезье мәктәпләре командалары тигез баллар туплап, өченче-дүртенче урыннарны бүлеште. Шунысын да әйтергә кирәк, урта мәктәпләр командаларының нәтиҗәләре 5-9 класслар спортчылары чыгышын да исәпкә алып билгеләнде.
Нет комментариев