Көн буранлы булса да, Олы Кайбычтагы "Кайбыч" боз мәйданында кызу иде. Чөнки биредә Олы Кайбыч мәктәбенең кызлар хоккей командасы белән Түбән Кама районының Кама Аланы эшчеләр поселогыннан килгән "Искра" кызлар командасы үзара көч сынашты.
Уен башыннан ук кунаклар кайбычлылар капкасын штурмлауга кереште. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде: "Искра" командасы уенчысы Айгөл Абдрахманова исәпне ачты (1:0). Якташларыбыз көндәшләре капкасына һөҗүмнәр оештырсалар да, алка кертә алмады. "Искра"дан Ульяна Зрянова үз капкасын ышанычлы саклады. Икенче периодта кунаклар һөҗүмчесе Диана Рәхмәтуллина, икенче алканы кертеп, җиңүгә тагын бер адым якынаерга мөмкинлек бирде. Икенче период төгәлләнергә санаулы минутлар калып барганда, кайбычлылардан Диана Вәлиуллина бер алка кертеп, исәпне кыскартты (2:1).
Өченче периодта кунаклар якташларыбыз капкасын штурмлауны дәвам итте. "Искра" уенчысы Диана, бер-бер артлы ике алка кертеп, командасына җиңү китерде (4:1).
- Бу составта безнең команда биш ел уйный. Минем кул астында алардан олырак яшьтәге кызлар да шөгыльләнә. Безнең поселокта 2008 елда Боз сарае төзелгәннән бирле, командаларның ачык һавада хоккей уйнаганы юк. Сездә шартлар кырысрак икән шул. Шулай да кызларыгыз тырыша. Бу командада хәзер 9 кыз шөгыльләнә. Быел чит командалар белән уйнаган юк иде әле, бу- беренче уен, - диде "Искра" тренеры Александр Нестеров.
- Мин бу командада беренче сезон уйныйм. Моңа кадәр Уфада "Атлант" командасында уйнадым. Кама Аланына узган ел күчеп килдек, - ди кайбычлылар капкасына беренче алканы керткән Айгөл Абдрахманова.
- Ә мин бу командада җиденче сезон уйныйм. Ел саен төрле дәрәҗәдәге ярышларга йөрдек. Тренерыбыз Александр Нестеров бик таләпчән, кызлар булуыбызга гына карап ташлама ясамый, тулы көчкә уйнавыбызны таләп итә. Бүген минем көн булды, бу уенда өч алка керттем, - дип әңгәмәгә кушылды.
Кызларыбызга җиңелү ачысын татырга туры килсә дә, хоккей буенча Татарстан беренчелегенә кызлар командалары арасында ярышлар дәвам итә. Аларга киләсе уеннарда уңышлар юлдаш булсын.
Нет комментариев