Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Спорт

Кайбычта үткән шашка буенча ярыш нәтиҗәләре

"ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә укучыларның Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында шашка буенча ярышларның муниципаль этабы үтте.

2003-2004 елгы укучылар командалары арасында Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары беренче урынны яулады. Иске Чәчкаб төп мәктәбе командасы икенче урында. Федоровское урта мәктәбе командасына өченче урын бирелде. 2001-2002 елгы укучылар командалары арасында Бәрлебашы төп мәктәбе командасы җиңүгә иреште. Борындык төп мәктәбе командасы икенче урынны яулады. Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары өченче урында.

Беренче урыннарны яулаган командалар 2 ноябрьдә Мамадыш шәһәрендә үткән ярышларның республика этабында катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев