Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кайбычта йөзү буенча узган ярышта кайсы мәктәп укытучысы җиңгән?

Халыкара укытучылар көне уңаеннан «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексы җитәкчелеге инициативасы белән район мәктәпләре укытучылары арасында йөзү буенча ярыш оештырылды.

Ярыш шартлары буенча һәр мәктәптән ике ир-егет һәм ике хатын-кыз катнашты. Башта ир-егетләр 50 метр арада шәхси беренчелектә көч сынашты. Алар арасында Олы Кайбыч урта мәктәбенең физкультура укытучысы, әлеге комплексның йөзү буенча тренеры Ленар Сибгатуллинга тиңнәр булмады. Шул ук мәктәптән Максим Смелов икенче урынны яулады. Борындык төп мәктәбеннән Хәмзә Юнысов өченче урында.
Хатын-кызлар арасында да Олы Кайбыч мәктәбе укытучылары сынатмады. Виктория Клёвина җиңүгә иреште. Кече Мәме төп мәктәбеннән Надежда Фомина икенче, Борындык төп мәктәбеннән Полина Гасилина өченче урында.
Эстафета ярышлары бәйгенең иң мавыктыргыч мизгеле булды. Һәр командадан ике ир-егет, ике хатын-кыз 25әр метр арада көч сынаш­ты. Ярышларның бу этабында да составында Ленар Сибгатуллин, Максим Смелов, Виктория Клёвина һәм Рамилә Миңнуллина булган Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы җиңүгә иреште. Хуҗа Хәсән мәктәбе командасы - икенче, борындыклылар - өченче.
Гомуми нәтиҗәләр буенча да кайбычлылар - беренче, Хуҗа Хәсән мәктәбе - икенче, борындыклылар - өченче урында. Командаларга грамоталар һәм медальләрне район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев