Көрәшләрдә сынала батыр егетләр көче
Ир-егетләр арасында спортның татар-башкорт милли спорт көрәшен популярлаштыру, көрәшчеләрнең осталыгын арттыру, иң көчле көрәшчеләрне, командаларны ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында 11 февральдә Олы Кайбычтагы "Олимп" спорт комплексында муниципаль район башлыгы призына ярыш үткәрелде.
Россия һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгыраганнан соң, район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов бәйге шартлары белән таныштырды. Кайбыч көрәшчеләренә бәяне ТР Татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе әгъзалары Фәрит Шәйхетдинов, "Татарстан яшьләре" газетасы журналисты Атлас Гафиятов, көрәш буенча халыкара категорияле хөкемдар Рифкать Җәләевләр бирде. Келәмгә беренче булып 35 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында чыгыш ясаучылар чыкты. Олы Кайбычтан Рәдиф Зиннәтҗановка көндәше Александр Демьяновны күтәреп салырга берничә секунд вакыт җитте. Мәлкидән Дмитрий Ерофеев икенче, Олы Кайбычтан Ранил Абдуллин өченче урынга чыкты.
45 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Олы Кайбыч мәктәбеннән Илнур Хикмәтуллинга тиңнәр булмады. Келәмгә һәр чыгышында ул көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итте. Мәлкидән Дамир Хәбибуллин, Иске Тәрбиттән Андрей Михайлов икенче-өченче урыннарны бүлеште. 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Мәмедән Денис Старшов иң көчлесе булды. Мәлкидән Константин Лоцев икенче, Олы Кайбычтан Денис Бартязов өченче урынны алды. 55 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында "Олимп" спорт комплексында шөгыльләнүче Марсель Сәйфуллин, матур көрәш алымнары күрсәтеп, җиңүгә иреште. Мәлкидән Антон Галкин икенче урынны яулады. Өченче урын Кайбыч мәктәбеннән Айдар Сибгатуллинга бирелде.
60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Мәмедән Станислав Токсаров лаеклы рәвештә җиңү яулады. Владислав Зайцев (Иске Тәрбит), Петр Краснов (Мәлки) икенче, өченче урыннарга чыкты.
Үлчәү авырлыгы арта барган саен, келәмдә көрәш кыза барды. 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында чыгыш ясаган Мәлки егете Павел Горшков барлык көндәшләреннән өстен чыкты. Иске Тәрбит мәктәбеннән Юрий Андреев белән Константин Тараканов икенче-өченче урыннарны яулады. 70 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Олы Кайбыч мәктәбеннән Наил Гарәфетдинов җиңүгә ирешсә, шул ук мәктәптән Илмир Гашыйгуллин икенче урынга чыкты. Иске Тәрбиттән Александр Архипов өченче урынны алды. Ир-егетләр арасында 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Мәмедән Валерий Фомин көчлерәк иде. Ул, барлык көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итеп, җиңүгә иреште. Кошманнан Зөфәр Миңнуллин, Мәлкидән Михаил Козлов икенче-өченче урында. 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Артур Иванов (Иске Тәрбит) беренче, Алексей Горшков (Мәлки) икенче, Динар Гатауллин (Кошман) өченче урыннарны яулады.
80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында мәлкилеләргә уңыш елмайды. Николай Горшков беренче урынны яуласа, Владимир Гурьянов өченче урынга чыкты. Икенче урынны Кече Мәмедән Вениамин Киселев алды. 80 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Сабан туе батыры - Кошман авылы егете Хамис Миңнуллинга тиңнәр табылмады. Кече Мәмедән Петр Козин икенче, Олы Кайбычтан Раил Хәйретдинов өченче урынны яулады.
Командалар арасында Олы Кайбыч мәктәбе беренче, мәлкилеләр - икенче, Иске Тәрбит командасы өченче урынны яулады.
Авыл җирлекләре командалары арасында зур өстенлек белән Мәлки командасы җиңүгә иреште. Иске Тәрбит икенче, кайбычлылар өченче урынга чыкты.
Җиңүчеләргә диплом, медальләр, күчмә кубоклар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге җитәкчесе Юрий Михайлов, бәйгедә актив катнашкан Кече Мәме, Ябалак, Кошман авыл җирлекләренә рәхмәтен белдерде. Борындык, Зур Урсак, Мөрәле, Колаңгы, Чүти авыл җирлекләрендә дә көрәшчеләр бардыр, билгеле. Әмма алар, алдан хәбәр ителүгә дә карамастан, район башлыгы призына үткән ярышта катнашуны кирәк дип тапмаган. "Олимп" спорт комплексы хуҗасы, шәхси эшмәкәр Рамил Закиров спортчыларны тукландыруны үз өстенә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев