Менә алар – Татарстан чемпионнары
Татарстан Республикасы яшьләренең II кышкы Спартакиадасы төгәлләнде. Һәм ул якташларыбызга уңыш алып килде.
Әлеге спартакиада кысаларында 1995 елгы һәм аннан яшьрәк егетләрнең хоккей командалары арасында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге командасы Татарстан чемпионы исеменә лаек булды.
Якташларыбыз әлеге җиңүгә катлаулы юллар аша килде. Финал ярышларында Идел аръягы зонасы районнарыннан Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле командалары үзара көч сынаша. Финалда кайбычлыларга Тәтеш командасы белән кискен көрәш алып барырга туры килә. Төп вакыт 5:5 исәбенә төгәлләнә. Өстәмә вакытта якташларыбыз көндәшләре капкасына тагын бер алка кертеп, җиңүне тартып алалар. Ләкин тәтешлеләрнең болай гына бирешәселәре килми, алар ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына, кайбычлылар командасында читтән куелган уенчылар бар дип, шикаять язалар. Шуннан соң, ТР хоккей федерациясе әлеге көндәшләргә яңадан уйнау шарты куя. Бу уенда кайбычлылар тәтешлеләрне 6:1 исәбе белән тар-мар итәләр. Шулай итеп, гаделлек өстенлек ала.
Беренче-икенче урыннар өчен якташларыбызга Апас районы командасы белән көрәшергә туры килә. Әлеге очрашу кайбычлылар файдасына 7:0 исәбенә төгәлләнә.
Спартакиада кысаларында үткән бу ярышларда Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе командасы составында уналты егет чыгыш ясый. Ләкин, мәктәптә укулар ике сменада алып барылу сәбәпле, без аларның җидесен генә фотога төшерә алдык.
Күптән түгел район яшьләре форумында команданы зур җиңүе белән котлап район башлыгы Җәүдәт Гаффаров та аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Казан шәһәреннән егетләр Мактау кәгазе, беренче дәрәҗәдәге медальләр һәм кубок белән кайтты.
Бераз тарихка да күз салып китик. Олы Кайбыч мәктәбенең хоккей командасы үзен республика ярышларында 2008 елдан бирле танытып килә. Бу елда алар "Алтын алка" призына Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән ярышта III призлы урынны яуладылар. 2009 елда Саба районында узган ТР укучыларының IV Спартакиадасы кысаларындагы финал ярышында III, 2011 елда шул ук Саба районында булган ТР укучыларының V Спартакиадасында III урынны алганнар иде. Алдагы елларда да егетләребезгә бары уңышлар юлдаш булсын дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев