Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Спорт

Милли көрәш җиңү китерде

Кама Тамагы районының «Акчарлак» спорт - сәламәтләндерү комплексында милли көрәш буенча ачык республика турниры узды. Ярыш Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне Ренат Гатин истәлегенә багышланды.

Бу бәйгедә 2006 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр бил алышты. Анда республиканың төрле районнарыннан килгән йөздән артык көрәшчене үз эчендә алган алты команда катнашты. Олы Подберезье, Хуҗа Хәсән һәм Кошман мәктәпләре укучылары районыбыз данын яклап чыгыш ясады. Тренерлары Раил Фәсхетдинов, Альберт Перепелкин аларга көч биреп торды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Олы Подберезье урта мәктәбе укучысы Николай Иванов 70 килограммга кадәрге үлчәү авырлындагылар арасында җиңүче булды. Кошманнан Азат Дәүликамов (55 килограммга кадәр), Дмитрий Кривов (70 килограммга кадәр) һүм Хуҗа Хәсәннән Тимур Макаров (80 килограммга кадәр) икенче урынны алды. Бу хакта редакөиягә “Форпост” үзәге директоры Юрий Михайлов хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев