Мини футбол буенча ярышта икенче ел рәттән кайбычлылар җиңү яулады
Узган шимбәдә район укучыларының XXII спартакиадасы кысаларында урта мәктәпләрнең җыелма командалары катнашында мини футбол буенча ярыш үткәрелде.
Башта зона ярышлары Мәлки, Олы Кайбычта барды. Мәлки зонасында Иске Тәрбит, Чүти, Хуҗа Хәсән, Зур Подберезье урта мәктәпләре үзара көч сынашса, Олы Кайбычта Федоровское, Олы Кайбыч, Зур Урсак, Надеждино урта мәктәпләре командалары очрашты. Мәлки зонасында Иске Тәрбит мәктәбе командасы җиңүгә иреште. Икенче урынны чүтилеләр яулады. Олы Кайбыч зонасында кайбычлылар беренче урынга чыкты, Зур Урсак командасы икенче булды.
Шул ук көнне Олы Кайбычтагы ял паркында финал ярышлары үтте. Беренче-икенче урыннар өчен үз зоналарында җиңүгә ирешкән Олы Кайбыч һәм Иске Тәрбит мәктәпләре командалары көрәш алып барды. Кискен көрәштә кайбычлылар икенче ел рәттән җиңү яулады һәм турнирның төп призы - күчмә кубокны үзендә калдырды. Иске Тәрбит мәктәбе командасы икенче урынны яулады. Өченче урын өчен зона ярышларында икенче урынны яулаган Зур Урсак, Чүти мәктәпләре чыгыш ясады. Кискен көрәштә Зур Урсак командасы чүтилеләрдән җиңүне тартып алды. Призлы урыннарны яулаган командаларга, шулай ук иң яхшы капкачы - Олы Кайбыч командасыннан Илдан Хәсәновка, иң яхшы һөҗүмче - Зур Урсактан Алмаз Нуриевка, иң яхшы сакчы - Иске Тәрбит командасыннан Петр Красновка дипломнарны, бүләкләрне район мәдәният бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев