Олы Урсак авылында Габделхәй Зиннәтуллин истәлегенә чаңгы буенча эстафета ярышы узды
Олы Урсак авылында озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Габделхәй Зиннәтуллинның якты истәлегенә чаңгы буенча эстафета ярышы үткәрү бу авылда матур традициягә әйләнде. 7 мартта кабат узды ул, монысы - алтынчысы. Бәйгенең спонсорлары: Габделхәй аганың улы, Зур Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас һәм оныгы Марат Зиннәтуллиннар.
Ярышта район мәктәпләренең 2001 елгы һәм аннан яшьрәк укучылары катнашындагы тугыз команда: Зур Урсак, Олы Кайбыч, Мәлки, Чүти, Олы Подберезье, Хуҗа Хәсән, Ульянково, Федоровское, Колаңгы мәктәпләре командалары катнашты. Һәр команда составында өч кыз һәм өч малай чыгыш ясады. Малайлар- өч, кызлар ике чакрымда ярышты.
Көндәшләрен шактый артта калдырып, Зур Урсак урта мәктәбе командасы беренче булып финиш сызыгын үтте. Хуҗа Хәсән мәктәбе командасы икенче, мәлкилеләр өченче урынга чыкты. Чаңгычыларны кайнар чәй, тәмле коймак белән дә сыйладылар. Бәйгенең төп хөкемдары - район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов нәтиҗәләрне игълан итте.
- Озак еллар дәвамында туган авылында колхоз рәисе булып эшләгән Габделхәй ага Зиннәтуллинны шулай олылап искә алуыгыз, аның истәлегенә чаңгы ярышы үткәрүегез - игелекле гамәл. Авылның киләчәге өчен зур көч куйган кеше ул. Бу ярыш елдан-ел киңрәк колач алсын. Әтиләрен онытмыйча, әнә шундый чара үткәргән өчен улына зур рәхмәт. Яшьләрне спортка тартуда, аларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүдә зур өлеш кертәсез , - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
Ярышның төп спонсоры Габбас Зиннәтуллин җиңүче командага күчмә кубок, диплом, бүләкләр һәм истәлекле медальләр тапшырды. Зур Урсак командасы, өч ел рәттән җиңү яулап, күчмә кубокны үзләрендә бөтенләйгә калдырды. Икенче, өченче дәрҗәдәге дипломнарга, бүләкләргә һәм истәлекле медальләргә Хуҗа Хәсән һәм Мәлки командалары лаек булды. Шәп командалар әзерләгән тренерларга да медальләр, бүләкләр бирелде. Бәйгедә катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев