Өстәл теннисы буенча район беренчелегендә Чүти мәктәбе командасына тиңнәр булмады
Олы Кайбыч урта мәктәбендә өстәл теннисы буенча район беренчелегенә уздырылган ярышта Чүти мәктәбе командасына тиңнәр булмады.
Икенче урынны Олы Кайбыч мәктәбе, өченче урынны Федоровское командалары яулады. Шәхси беренчелек өчен дә көрәш кызу булды. Кызлар арасында беренче урында Динара Әхмәтшина, икенче - Екатерина Улитина, өченче - Эльвира Галәвова. Егетләр арасыннан Игорь Платонов иң җитезе булуын күрсәтте, икенче урынны Илназ Сәлахиев, өченчелекне Денис Бартязов яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев