Су сибүнең серләре
Җәй көне барыбыз да бакчада җиләк-җимеш, яшелчә, чәчәкләр үстерәбез - су сибәбез, йомшартабыз һәм чүп утыйбыз. Дөрес итеп су сибүнең мул уңыш алуга йогынтысы зур. Суны лейкадан сибү үсентеләр тишелеп чыкканда һәм кечкенә булганда яхшы. Алар бераз үсеп, тамырлары тирәнгә китә башлагач дым күбрәк кирәк була, шуңа күрә бер сипкәндә...
Җәй көне барыбыз да бакчада җиләк-җимеш, яшелчә, чәчәкләр үстерәбез - су сибәбез, йомшартабыз һәм чүп утыйбыз. Дөрес итеп су сибүнең мул уңыш алуга йогынтысы зур.
Суны лейкадан сибү үсентеләр тишелеп чыкканда һәм кечкенә булганда яхшы. Алар бераз үсеп, тамырлары тирәнгә китә башлагач дым күбрәк кирәк була, шуңа күрә бер сипкәндә күп итеп сибү кирәк була башлый. Чөнки 2-3 см гына үтеп кергән дым тиз кибеп бетә һәм икенче көнгә түтәлләр тагын коры була.
Күбебез суны кичтән сибәбез - анысы дөрес. Чөнки су акрынлап тамырларга үтеп керә, парга әйләнеп юкка чыкмый. Сибә торган суның җылы булуы мөһим, ул салкын булса, үсемлекләргә стресс булырга мөмкин.
Теплицадагы үсентеләргә исә суны иртән сибәргә киңәш ителә. Чөнки төнлә теплица эче парланып, артык су тамчылары җыела.
Туфракны йомшартып тору да кирәк, ул коры су сибү дип атала. Әлеге чара дымны саклый, чүп үләннәрен киметә һәм сибә торган суның азрак тотылуына китерә. Яхшылап сибелгән су тирәндәге туфрак дымы белән тоташса, тамыр тирәнгәрәк төшеп үсә һәм минераль ашламаларны күбрәк ала.
Суны аз сибүнең тагын бер начар ягы - туфракның өске катламы кибеп ярыла һәм тамыр өзелә. Туфракны йомшартып, суны күп итеп сипкән очракта, өч-дүрт көн бөтенләй су сипмәскә дә мөмкин. Болай эшләгәндә су азрак тотыла, бакча азрак таптала, үсемлекләр азрак авырый һәм вакыт янга кала.
Бирелгән киңәшләр файдага булып, барыбызга да мул уңыш алырга насыйп булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев