Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Табигать – тиңсез хәзинә

Кайбыч районы укучылары дару үләннәре җыя

Мәктәп укучылары буш вакытын компьютер каршында гына уздыра дип уйлап ялгышканмын икән. Кошмандагы чишмә янында үлән җыеп йөрүче балаларны күргәч, фикерем үзгәрде. Баксаң, алар дару үләннәре җыю бәйгесендә катнаша икән. Район мәгариф бүлеге тарафыннан үткәрелүче әлеге бәйге ике этапта 6 апрельдән 1 декабрьгә кадәр, балаларны дару үләннәрен танырга һәм кулланырга...

Мәктәп укучылары буш вакытын компьютер каршында гына уздыра дип уйлап ялгышканмын икән. Кошмандагы чишмә янында үлән җыеп йөрүче балаларны күргәч, фикерем үзгәрде. Баксаң, алар дару үләннәре җыю бәйгесендә катнаша икән.


Район мәгариф бүлеге тарафыннан үткәрелүче әлеге бәйге ике этапта 6 апрельдән 1 декабрьгә кадәр, балаларны дару үләннәрен танырга һәм кулланырга өйрәтү, аларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән үткәрелә. Анда барлык мәктәп укучылары да катнаша ала. Бәйге җиңүчеләре дипломнар белән бүләкләнәчәк.

- Безнең мәктәп укучылары яздан ук нарат һәм каен бөреләрен җыеп, киптереп тапшырдылар инде, хәзер алар үләннәр җыю белән мәшгуль. Дару үсемлекләренең исемлеге белән аларны җыю күләме алдан бирелде, шулай уку дару үлән­нәрен җыю тәртибе аңлатылды, - диде Кошман мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Гөл­шаһидә Сабирова. - Табигать фәне укытучысы буларак, күп кенә үлән­нәрнең дәвалау үзлегенә ия булуына ышанам. Үзем дә ромашка, үги ана яфрагы, юкә чәчәге кебек дару үләннәренең файдасын еш күрәм. Лә­кин шуны искәртәсе килә, табиб белән киңәшләшмичә, бер генә үләнне дә кулланырга ярамый.

Үги ана яфрагы, сукыр кычыткан, әрем, бака яфрагы, меңъяфрак һәм канлы үлән җыючы кызларның кулларына күз иярми. Алар инде тиешле үләннәрнең күбесен җый­ган, авылның кайсы урынында нинди үлән үскә­нен яхшы белә.

Әле беренче сыйныфны гына тәмамлавына карамастан, Алия Насретдинова күп үләннәрне белә икән.

- Мине файдалы үлән­нәрне танырга әнием өй­рәтте, кайберләре бе­лән интернеттан таныштым, фотоларын гына карап калмыйча, аларның дәвалау үзлеге турында да укыдым, - диде Исламия Миң­нуллина.

- Ә без дару үләннәрен әйләнә-тирә дөнья дәресендә өйрәндек, - дип сүзгә кушылды Камилә Шәмсетдинова.

Ралия белән Талия Бор­һановаларның Кече Урсак һәм Бушанча авылларында фельдшер булып эшләүче әниләре исә салкын тиюне бал кушылып ясалган юкә чәчәге төнәтмәсе белән дәвалый икән.

Җәй - урман-болыннарның хуш исле, шифалы үләннәргә бай мәле, ул күз ачып йомганчы узар да китәр. Дөнья мәшәкатенә чумып, интернет шау­кымына бирелеп, аяк астыбыздагы алтын бөртекләрен җыймыйча калмыйк. Авырып китеп даруханәгә чапканчы, сә­ламәтлегебезне алдан кайгыртып, дару үлән­нә­ре җыярга ашыгыйк һәм аларны дөрес итеп кулланырга өйрәник!

Җиһанда юкә агачының чәчәк аткан мәле. Хуш исе иснәп туймаслык, шифалы чәе эчкән саен җанга дәва биреп, тәнгә көч кертүче юкә чәчәге белән дәвалану ысуллары мең төрле. Менә шуларның кайберләре.

• Чәчәкләрдән бик тәмле чәй әзерләп эчәләр. Мондый чәй барлык салкын тию, үпкә, бөер авыруларыннан коткара. Әмма озак вакыт дәверендә эчүнең йөрәк эшчәнлегенә зыян салуы, нерв системасын ярсытуы бар.

• Ютәл булганда, салкын тигәндә, баш, тамак авыртканда, үпкәләр ялкынсынганда, эч авыртканда, ревматизм булганда, һушны югалту белән интеккәндә йокларга ятар алдыннан кайнар төнәтмә эчелә.

• Нерв авыруларыннан юкә чәчәге яки юкә яфрагы ваннасы коткара. Дәвалану чорында көнаралаш 10 тапкыр ваннада ятарга кирәк.

• Үпкә туберкулезы, агулану, ашказаны, эчәклек авырулары яки кан саркып торган ачык яраларны дәвалаганда юкәнең күмере бик файдалы. Күмер әзерләү өчен юкәнең үзагачын киптерәләр, аннары мичтә яки учакта яндыралар. Туберкулез белән чирләгәндә күмерне кәҗә сөте белән эчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев