Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Табигать – тиңсез хәзинә

Кайбычның иң оста гөмбә җыючыларының берсе әлеге шөгыль буенча файдалы киңәшләрен бирә

Җәй үз урынын көзгә бирде. Сары яфраклар астыннан гөмбәләр килеп чыга башлады. Гөмбә җыю күңелгә җан рәхәте бирә ул. Үлән, яфраклар исе, кошлар тавышы, ә гөмбә табу шатлыгы?! Гөмбә ул Җир- Ананың тәмле бер нигъмәте. Аның ярдәмендә күптөрле ризыклар әзерләнә. Безнең илнең урман-кырларында ашарга яраклы гөмбәләрнең 150дән артык төре очрый,...

- Гөмбәләрне бик ныклап аера белмәгән чакларымда урман-болыннарга аны яхшы белүче танышлар белән йөрдем, - диде ул. - Беренче булып, төп гөмбәсен (опята) таный башладым. Ялганы, агулысы эләгер дип, шикләнгән вакытлар да булды. Агулы төп гөмбәсенең төбе нәзегрәк, ә боҗрасы бөтенләй булмый. Гөмбәне эшләпәсеннән түгел, сабыннан өзәргә кирәк, ә агулысын сабы аша таныйсың. Гөмбәнең ашарга яраклылыгына шикләнсәң, өйгә кайткач тикшереп була. Моның өчен аны чистартып, кәстрүлгә кайнатырга куярга һәм башлы суган салырга кирәк. Бераздан суган кара төскә керә башласа, димәк, агулысы эләккән, - диде Гөлшат апа. - Урманга тормыш иптәшем Рөстәм, гаилә дусларыбыз белән бергәләп барырга яратабыз. Һәр гөмбәнең үз урыны бар. Аны белә торган урыннардан гына җыярга кирәк. Мәсәлән, җирән һәм майлы гөмбәне Иске Чәчкаб ягындагы наратлыктан, ал һәм ак гөмбәне элеккеге Сабантуй урыныннан, гөрәҗдәне Багайга җиткәнче борылып керә торган юл буйлап посадкага кергәч табып була. Быел илледән артык банка яптым инде.
Гөлшат апа гөмбәләрне кайткач ук эшкәртеп куя икән.
- Мин аларны гел маринадлыйм, тозларга киңәш итмим.Чистарткач, берничә кат тозлы суда юам. Гөмбәнең эшләпәсен кырып чистартам, өстендәге элпәсен кубарып алам, чөнки зарарлы матдәләр, агулар шушы элпәдә күп була. Беренче кат, 15 минут кайнатып алгач, суын сыркытып, яңадан салкын суга төрле тәмләткечләр өстәп, тагын 20 минут кайнатам. Кайнап чыгыр алдыннан чама белән аш серкәсе салам, тәмләткечләрсез генә банкаларга тутырам. Ә кыш көне пирогларга эчлек өчен бер кат кайнатам, суынгач, целлофан пакетларга тутырып, суыткычка салам.
Үзе әзерләгән гөмбә белән гаиләсен генә түгел, туганнары, дусларын да шатландырырга ярата ул, күчтәнәчкә дә биреп җибәрә.
Табигать байлыгыннан файдаланучылар күп бездә.
- Урман, болын һавасын сулап, саф һавада йөрү үзе бер ләззәт. Бөтен арыганлык­лар онытыла, күңел тынычлана,- ди Гөлшат апа да.
Гөмбәне оста җыеп, маринадлаучыдан киңәш: үзегезгә таныш булмаганнарын җыймагыз, агулану ихтималы бик зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев