Редакциядә тамчы гөлебез чәчәк атты
Без аның алсу төстәге чәчәкләрен, җырчы Зилә Сөнгатуллина кебек, балет биюче кызга, ягъни балеринага охшатабыз.
Чыгышы белән Үзәк һәм Көньяк Америка, Яңа Зеландиядән булган бу гөлкәйнең табигатьтә мәңге яшел куаклыклар рәвешендә үсеп утыручы 100 дән артыграк төре бар.
Хәзер аның бүлмә гөле рәвешендәге сортлары да бихисап күп. Ак, алсу, кызыл, куе кызыл, шәмәхә төстәге гади, катмарлы ярымкатмарлы чәчәкләре искиткеч матур бу гөлкәйнең. Тик, кызганычка, гомере генә кыскарак: күп итеп чәчәк атканнан соң яфракларын коя башлый. Димәк, ешрак күчереп утыртырга кирәк дигән сүз.
Ә ничек утыртырга дисезме? Моның өчен иртә язда, тамчы гөл ныклап үсә башлаган бер мәлдә, озынрак һәм турырак яшь ботакны сайлап алырга да тамыр җибәртү өчен суга куярга. Тамырланганнан соң зур чүлмәккә (чөнки ул бик тиз үсә) утыртып (гөл чүлмәгенә өч өлеш кәсле туфрак, ике өлеш торф һәм бер өлеш ком тутыру әйбәт), озын таякка бәйләп куясы. Гөлне нинди биеклектә үстерәсегез килсә, таяк та шуның кадәр озынлыкта булырга тиеш.
Шуннан соң берничә ай дәвамында гөлне үскән саен биегрәк итеп таякка бәйләп, яныннан чыгучы яшь ботаклар һәм чәчәкләренең барысын да йолкып торырга кирәк. Ботак таяк очына менеп җиткәндә, югарыдагы яшь үрентеләр һәм чәчәкләргә тимәскә. Тиешле биеклеккә күтәрелгәнче, гөлнең очын чеметеп кенә өзеп торырга. Шулай итеп, биеклеккә үсүдән туктап, хәзер инде ян-як ботаклар гына чыгарачак ул. Тик җәй буе яннан чыгып утыручы яшь ботаклар үзегез сайлап алган биеклектә (ул 0,5-1 м булырга мөмкин) генә калырга, астагылары гел алынып торырга тиеш.
Тамчы гөлне кыш көне дөрес саклау бик кирәк. Аны суыграк урынга (идән астына, һава температурасы 8-10 градустан артмаска тиеш) куеп тоту әйбәт. Сирәк-мирәк кенә су сибүне онытмаска: гөл туфрагы ярыклар хасил булырлык дәрәҗәдә кипмәскә тиеш. Ә инде язын «дөрес» үсмәгән барлык ботакларны да кыркырга. Исән калган өске ботаклар бер-берсенә комаучаулык итми генә, төрле якка бертигез озынлыкта үсәргә тиеш. Гадәттә тамчы гөлнең «скелеты» икенче җәйдә тулысынча формалашып бетә. Ә инде шуннан соң һәр яз саен гөлнең барлык ботакларын да (астагы үрентеләрне - төбеннән, өстәгеләрен - чама белән өчтән бер өлешен) кыркырга кирәк. Гөлгә яңа бөреләр чыгару өчен кирәк бу. Җәй дәвамында, очын «чеметкәләп», үсемлекнең формасын да үзгәртергә (әйтик, түгәрәк ябалдашны пирамида рәвешенә китерергә) була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев