“Аграр яшьләр оешмасы” һәм “Кайбыч таңнары” газетасы “Авылымның тарихы” дигән бәйге игълан итә
"Аграр яшьләр оешмасы"ның Кайбычтагы җирле бүлеге "Кайбыч таңнары" газетасы белән берлектә бәйге игълан итә: "Авылымның тарихы" дип атала ул. Кайбыч районы авылларының тарихын бергәләп өйрәнергә, буыннардан-буыннарга күчеп, халык телендә сакланып калган тарихи риваятьләрне барларга чакырабыз сезне, кадерле укучыларыбыз!