Байморза авылында модульле кибет ачылды
2017 елдан Татарстан Республикасында модульле сәүдә нокталары төзелеше программасы тормышка ашырыла башлады. Ул авылларны стационар сәүдә нокталары белән тәэмин итү максатын тота. 16 мартта районыбызның Байморза авылында шушы программа нигезендә төзелгән кибет беренче сатып алучыларын кабул итте.