"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
25 февральдә район үзәк мәдәният йортындагы бильярд залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе ир-егетләр арасында спортның бильярд төре буенча ярыш үткәрде.
Районда берничә ел элек бильярд федерациясенең бүлекчәсе ачылган иде. Шул уңайдан район үзәге Олы Кайбыч мәдәният йортында бильярд буенча турнир үткәрелә.
0