Борындык авылы янындагы Зөя елгасы аша салынган күпер буенда бозны шартлаттылар
Елгалардан бозны алып китүче, кыш буена яуган карны эретүче апрельгә дә кердек. Язгы көннәрнең кисәк җылытуы безне мул су алдында көчсез калдырмасмы? Чарасын күрмәсәң, елгаларның да ярларыннан ташып агуы ихтимал. Зөя ел саен характерын күрсәтергә ярата.