Борындыкта авыл көне узды
Августның беренче шимбәсен авыл көне итеп билгеләргә дип сөйләшкән идек. Бәйрәмгә әзерлек бер ай алдан башланды. Иң элек бәйрәмне үткәрүнең программасын төзеделәр. Шуннан соң бу чараны оештыручылар - Борындык мәдәният йорты методисты Илсинә Хөснетдинова һәм китапханәче Алсинә Тимуршина, йорт саен йөреп, халыктан акча җыеп чыктылар. Авыл бәйрәмен үткәрүгә һәр кеше...