Финишка якынлашабыз
Район игенче-механизаторлары бөртекле, бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюның финиш сызыгына якынлаша. Яңгырлар эш темпларын киметте, билгеле. 16 августка район буенча барлык мәйданнарның 88 процентында эш башкарылган. Бөртеклеләрнең уртача уңдырышлылыгы һәр гектардан 21,8 центнер тәшкил итә.