Багай авылыннан Николай Корбановның Чернобыльдә күргәннәре
Бүгенге көндә районда ике чернобыльче һәм "Маяк" производство берләшмәсендәге авария нәтиҗәсендә радиациягә дучар булган дүрт кеше яши. 26 апрель нурланыш һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу һәлакәтләрне бетерүдә катнашучыларга рәхмәт йөзеннән аларга муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бүләкләр тапшырыла.