Фрат Җиһаншин шәкертләре яңа үрләр яулый
Агымдагы елда Татарстан беренчелегенә кече һәм өлкәнрәк яшьтәге егетләр, кызлар арасында тимераякта йөгерү спорты буенча ярышлар үтте. Бу бәйгедә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Фрат Җиһаншин җитәкчелегендә Кайбыч районы җыелма командасы да катнашты.