Иске Тәрбиттә Иделаръягы зонасы районнары командалары катнашында “Аҗаган 2013” хәрби-спорт уеннары бәйгесенең зона туры узды
Хәрби хезмәткә чакырылганчы яшьләрне Ватанны саклауга әзерләү - хәрби-патриотик тәрбия бирүнең иң мөһим бурычы. "Патриот" республика үзәге Татарстан Хәрби комиссариаты һәм Яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә "Аҗаган 2013" хәрби-спорт уеннарын шул бурычны тормышка ашыру максатында оештыра.