Кайбыч Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршы алырга әзерләнә
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын лаеклы каршы алырга кирәк. Безнең ветераннар, тыл хезмәтчәннәре кадер-хөрмәткә лаек. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин дүшәмбе көнне узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә һәм Җиңү бәйрәменә әзерләнү буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында шундый таләбен куйды.