Кайбыч бәйгедә беренче урынны яулады
Яңа елга иң матур бизәлгән шәһәр-районнарны, авыл җирлекләрен ачыклау буенча игълан ителгән республика бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә Кайбыч районы беренче урынны яулады һәм бер миллион сум күләмендәге призга лаек булды.