Кайбыч егетләре татар-башкорт милли көрәше чемпионатында катнашты
Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов хәбәр иткәнчә, Казанда татар-башкорт милли көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үтте. Анда республиканың барлык районнарыннан да иң көчле көрәшчеләр җыелды.