Кайбыч игенчеләре тег белән яңалыклар
-
Кайбыч игенчеләре уракның финиш сызыгына килеп җитте
Газетаны нәшриятка тапшырыр алдыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән шатлыклы хәбәр килеп иреште: "Гөбенә", "Алтын кырлар", "Подберезье" агрофирмалары бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләгән. Зур хезмәт җиңүегез белән сезне, хөрмәтле игенчеләр!
-
Кайбыч игенчеләре барлык мәйданнарның 78,3 процентыннан икмәкне җыеп алды
"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин урып-җыю эшләрен 30 августка - Республика көненә кадәр төгәлләү бурычын куйды. Татарстанның бердәмлеген гәүдәләндерүче, безгә кадерле булган бу бәйрәмне лаеклы каршыларга нигез бар. 20 августка барлык мәйданнарның 78,3 процентында эш башкарылган инде.
-
Максат – игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу
Июльнең кыл уртасында Кайбыч игенчеләре дә җиң сызганып уракка төшкән иде. Әмма озак көттергән яңгырлар, нормасын үтәргә теләгәндәй, берничә көн буена чиләкләп койды гына.