Кайбыч районында тагын ике Беккер чокыры файдалануга тапшырылды
Район халкының экологик яктан иминлеген саклау максатында соңгы елларда Беккер биотермик чокырлары төзелә. Халык телендә элегрәк үләт базлары дип йөртелгән чокырлар үткән елларда Олы Урсак, Борындык, Федоровское, Мәлки, Олы Подберезье авылларында төзелгән булса, быел ул Чүти һәм Хуҗа Хәсән авыл җирлекләрендә файдалануга тапшырылды.